+21 °С
Болытлы


Уфага эш сәфәре белән Белоруссия премьер-министры Роман Головченко килде. Аэропортта аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров каршы алды. Бу хакта БР Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роман Головченко Русия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Новак һәм республика башлыгы Радий Хәбиров белән бергә ашлык эшкәртү өчен җиһазлар чыгару буенча «АМКОДОР-Агидель» заводын ачу тантанасында катнашачак, шулай ук «Амкодор»белорус холдингының яңа производствосын төзүгә старт бирәчәк.