Җәмгыять
10 октябрь 2023, 17:00

Абхазия президентын каршы алдык

Абхазия президентын каршы алдыкАбхазия президентын каршы алдык
Абхазия президентын каршы алдык

Бүген,10 октябрьдә, Башкортстанга эш сәфәре белән Абхазия Республикасы Президенты Аслан Бжания килде. Аны Уфа аэропортында төбәк башлыгы Радий Хәбиров каршы алды. Абхазия Президенты Башкортстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак. Моннан тыш, программада төбәк башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу, башкорт һәм абхаз халыкларының дуслыгын символлаштырган колоннада нигезенә таш салу, шулай ук берничә социаль һәм мәдәни объектка бару каралган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас