Җәмгыять
6 октябрь 2023, 15:04

"Без бит туганнар! -4" җиңүчесе кем?

"Өмет"нең " Вконтакте" төркемендә чираттагы конкурсыбыз тәмамланды. 

"Без бит туганнар! -4" җиңүчесе кем?"Без бит туганнар! -4" җиңүчесе кем?
"Без бит туганнар! -4" җиңүчесе кем?

Бүген "Без бит туганнар! " конкурсының соңгы 4 этабына йомгак ясадык. Бу юлы Федоровка районының Акбулат авылында туып-үсеп, әлеге вакытта Сургут шәһәрендә яшәүче Гөлнара Закирова җиңүче булды. Ул биш бертуганы белән төшкән фотосын җибәргән иде. Апалары Гөлшат, Гөлниса, Гөлия һәм абыйсы Рүфәт.(Гаиләдә 6 бала үскәннәр, берсе вафат).

Ике апасы Федоровка районында яши, абыйсы - Чиләбедә, бер апасы белән Гөлнара  Сургут шәһәрендә гомер итәләр. Бу фотода алар туган нигезләрендә, әниләренең туган көненә кайткач төшкәннәр.

Гөлнара ханым белән элемтәгә чыктык: "Өмет" оештырган бу конкурс туганнарыбыз белән бердәм булуыбызны тагын бер тапкыр күрсәтте, исбат итте. Төрлебез төрле якларда яшәсәк тә, һәркөнне шалтыратышып, хәлләр белешәбез, сөйләшәбез торабыз. Ватсапта аралашыр өчен үзебезнең төркемебез дә бар. Анда әлеге конкурс турында фикер алышып, ничәнче урында баруыбызны күзәтеп, тагын да күбрәк тавыш җыю өчен балаларыбызны, башка туганнарны, дусларны, авылдашларны җәлеп итеп, соңгы вакытларда мәш килдек.

"Өмет" гәзите безнең өчен бик якын. Элек авылда без аны алдыра идек. Әле инде Сургутта яшәгәч, "Өмет"нең "Вконтакте"дагы төркеменә язылып, туган ягыбызда булган хәбәрләр, язмалар белән танышып торабыз. Төркем кызыклы конкурслары белән дә укучыларын җәлеп итә дип уйлыйм. Шуларның берәрсендә үземне сынап карау теләге күптәннән яши иде, менә, ниһаять, миңа да катнашу насыйп булды. Хәтта җиңүгә дә ирештем! Тавыш җыюда ярдәм итүчеләрнең барасына да рәхмәт! Сезнең белән аралашу, максатка ирешү җиңел һәм рәхәт булды. Киләчәктә дә шулай элемтәдә булыйк!

"Өмет" коллективына иҗади уңышлар һәм һәркайсына сәламәтлек теләп калам. Кызыклы конкурслар киләчәктә дә дәвам итсен".

Әйе, "Без бит туганнар!" конкурсында укучыларыбыз бик актив катнашты, безгә республикадан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән 170кә якын фото килде. Җиңүчеләр сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнде һәм,вәгъдә итүебезчә, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас