

Елдагыча, салкынча көзләргә аяк бастык, дуслар. Көннәр суытуга табан бара, димәк, шушы көннәрдә фатирларыбызга, йортларыбызга җылы киләчәк. Төнлә температураның +1 градуска кадәр төшүен исәпкә алып, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Палтусов 3 октябрьдән республиканың барлык социаль учреждениеләренә җылылык бирүне башларга тәкъдим итте.
Иң беренче чиратта, әлбәттә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәләрендәге учреждениеләргә җылы бирәчәкләр. Бу хакта үзенең телеграм-каналында башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев та хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 3 октябрьгә Башкортстанның 20 муниципалитеты дәваханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирә башлаган, барлыгы 3320 социаль объект, 766 торак йорт җылылык белән тәэмин итүгә тоташтырылган иде инде.
Җылыту сезоны турында нәрсәләр белергә тиешбез? Нәрсәләргә игътибар итәргә? Сораулар туса, кайда мөрәҗәгать итәргә? Республиканың Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белгечләре шушы сорауларга ачыклык кертәләр.
Тарифлар турында
Быел җылыту буенча тарифлар үзгәрмәде. Исәп-хисаплар өчен элеккеге бәяләр кулланыла. Түләүләрдәге суммалар температура аермасы аркасында гына аерыла ала. Урамда салкынрак булган саен, йорт, уңайлы температураны саклап калу өчен, җылылык энергиясен күбрәк сарыф итәчәк. Димәк, түләү дә күбрәк булачак. Шул сәбәпле көз һәм яз айларында җылылык өчен түләүләр зур түгел, ә кыш көне ул суммалар сизелерлек инде.
Фатирда температура нинди булырга тиеш?
Кагыйдәләр һәм нормативлар буенча, фатирларда һава температурасы +20 градуска кадәр, ә почмактагы фатирларда +22 градуска кадәр булырга тиеш.
Закон буенча, әгәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, җылы бирүне сүндереп торырга мөмкин, әмма бу хәл аена 24 сәгатьтән дә артык булмаска тиеш. Монда мөһим аңлатма бар: фатирда һава температурасы
Җылылык җибәрделәр, тик ни өчен радиаторлар һаман салкын?
Батареялар шунда ук кайнар була алмый. Барлык система тиешенчә эшләсен өчен, берничә көнгә кадәр вакыт кирәк. Могҗиза булып, әбиләр чуагы икенче тапкыр килсә дә, җылыту системасын бер сүндереп, бер кабызырга ярамый. Киметергә генә рөхсәт ителә. Радиаторларда су шаулый башлавы ишетелсә, димәк, тиздән җылы киләчәк.
Әгәр дә җылы сезнең фатирда гына булмаса, торбалардагы һава тыгыннарын чыгарырга тырышыгыз. Моның өчен радиаторга куелган кранны борыгыз һәм “ысылдау” тавышы туктаганын, аннары һава чыгуын һәм су агып китүен көтегез. Моны иң дөресе слесарь эшләргә тиеш! Чөнки бер ялгыш хәрәкәт ясау да ургылып кайнар су чыгуга китерергә мөмкин.
Счетчик торышы һәм фатирдагы температура өчен кем җаваплы?
Җылылыкның гомум йорт счетчигына барып җитүе өчен җылылык белән тәэмин итүче җаваплы. Башкортстанда алар берничә. Иң зурлары – БашРТС һәм МУП “УИС”. Башкалар өчен итүче компания җаваплы. Ул фатирларда уңайлы температураны сакларга һәм счетчикларны дөрес көйләргә тиеш. Бу "Күпфатирлы йортта гомум милекне карау кагыйдәләре"нең 1нче өлешендәге 8нче пунктында язылган.
Түләү артык зур булганда дәүләт ничек ярдәм итә ала?
Мондый очракта кешегә ярдәм күрсәтелергә тиеш. керемнәре аз булган, “Коммуналка” өчен түләү гаилә бюджетының бик зур өлешен алып торган кешеләргә керемнәре аз булганда субсидия бирелә.
Аның күләме кешенең кеременә, фатирның зурлыгына һәм башка параметрларга бәйле. Гаризаны социаль яклау идарәсендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.
Икенчедән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар һәм инвалид балалар караучы гаиләләр, чернобыльчеләр, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, коммуналка өчен түләү буенча бурычлары булмаган күп балалы аз керемле гаиләләр дәүләттән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүгә бердәм акчалата компенсация (ЕДК) алырга хокуклы. Аның күләме квартплата күләменә бәйле. Квартплата күбрәк булган саен, ЕДК да күбрәк була. Аны күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин.
Өченчедән, әгәр коммуналь хезмәт өчен түләү узган елның шул ук ае белән чагыштырганда дүрттән бер өлешкә артса, кеше түләүне кичектереп торуны таләп итәргә хокуклы.
Сораулар туса, 8 (800) 755-08-09 телефоны буенча “Башкортстан Республикасының бердәм мәгълүмат-хисап үзәге”нә мөрәҗәгать итәргә була. Ул дүшәмбедән шимбәгә кадәр – 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Ни өчен сентябрь өчен түләтәләр?
Әйткәндәй, республикада яшәүчеләр, җылылык килмәсә дә, сентябрьгә җылылык өчен түләү квитанцияләре алдылар. Бу хәл халыкның ачуын кузгатты. Күп сораулар туды. Законлымы соң бу хәл? Белгечләр, хөкүмәт вәкилләре нәрсә ди? Чөнки сентябрьдә җылыту сезоны башланмаган иде бит әле.
Бу хәлгә Башкортстан Республикасы хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә аңлатма бирделәр. Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская: “Счетчиклар куелмаган һәм җылыту чыгымнары нормативлар буенча исәпләнә торган торак йортларда, фатирларга җылылык бирелгәнме-юкмыга карап тормастан, исәп-хисаплар һәрвакыт сентябрьдә куела”, дип аңлатты.
Прочаковская бу кагыйдәнең җылылык өчен түләү нормативлар нигезендә башкарыла торган йортларга карата кулланылуын ассызыклады. Төбәк нормативлары буенча, җылыту хезмәте күрсәтелүгә-күрсәтелмәүгә карамастан, түләү елның сигез аенда башкарыла.
Прочаковская шулай ук: “Бу - юридик яктан законнарны бозу булып саналмый”, - дип ассызыклады. Әле сентябрьдә түләсәк, киләсе елның маенда, җылылык бирелсә дә, җылы өчен түләмәячәгебезне аңлата икән.
Вставка внутри текста!!!!
“Уфада җылыту сезоны октябрьдә башланганлыктан, түләү квитанцияләрен уфалылар ноябрьдә алачак”, диде башкаланың тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе начальнигы Антон Тристан матбугат конференциясендә. Ул шулай ук исәпләү приборлары булган күп фатирлы йортларда түләү җылылык бирелгән вакыттан алып исәпләнәчәк, дип билгеләде.
21нче гасырда яшибез, җәмәгать. Суга, газга, электрга счетчиклар күрсәткече буенча түлибез. Ә ник җылылык кулланган өчен дә шулай эшләмәскә? Һәр фатирга исәпләү приборлары куйсалар, иң гадел ысул шул булыр иде.
Руфина Таҗиева.