Җәмгыять
5 октябрь 2023, 08:35

“Тикшерү барышында мине тукмадылар, ач тотып интектерделәр...”

Чит кешенең җинаяте өчен 13 ел төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка компенсация акчасын  бирмәскә итәләр, шикелле.

“Тикшерү барышында мине тукмадылар,  ач тотып интектерделәр...”“Тикшерү барышында мине тукмадылар,  ач тотып интектерделәр...”
“Тикшерү барышында мине тукмадылар, ач тотып интектерделәр...”

Чит кешенең җинаяте өчен 13 ел төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковның тарихы тәмамланмый әле.

Эш шунда - РФ Финанс министрлыгы Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум түләргә дигән Ленин район суды карарына шикаять биргән.

Суд министрлыкны 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка законсыз җинаять эзәрлекләүләре өчен мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында 31,6 млн.сум түләргә мәҗбүр итә. Бу хакта  судның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.  Башкортстан Югары судында утырыш датасы әлегә билгеләнмәгән.

“Ъ-Уфа " хәбәр иткәнчә, өч кешене үтерергә омтылуда гаепләнеп, 13 ел каты режимлы колониядә утырган пенсионер агымдагы елның маенда Русия Югары судында тулысынча акланган. "Тикшерү дәвамында мин милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан  кимсетүләргә дучар булдым, мине кыйнадылар һәм ачлыктан җәфаладылар,  эшләмәгән җинаятьне танырга мәҗбүр иттеләр”,— дип билгеләп үтте ул РФ Финанс министрлыгына дәгъвасында. Һәм компенсация сыйфатында  450 млн сум түләтүне сораган. Өч атна элек аның дәгъвасы өлешчә канәгатьләндерелә.

Минфинның юристы Виталий Буркин шулай ук  район суды карарына шикаять бирергә ниятли.

Чыганак: kommersant.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас