Җәмгыять
5 октябрь 2023, 15:45

Радий Хәбиров иң яхшы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

“Сезнең иңнәрдә – зур хезмәт һәм җаваплылык”, диде төбәк башлыгы.

Радий Хәбиров иң яхшы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырдыРадий Хәбиров иң яхшы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Радий Хәбиров иң яхшы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Уфада  Укытучылар көне уңаеннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров иң яхшы укытучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында катнашты. Мәгариф өлкәсенең 31 хезмәткәре һөнәри казанышлары өчен мактаулы исемнәр белән билгеләнгән. Төбәк җитәкчесе шулай ук авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучылар конкурсында җиңүчеләргә грант ярдәме күрсәтү өчен беренче 29 сертификатны тапшырды.

“Бу якты бәйрәм сезнең игелекле хезмәтегезгә тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән сугарылды, хөрмәтле педагоглар, - диде төбәк башлыгы. -

Сезнең иңнәрдә - зур хезмәт һәм җаваплылык. Бик күп еллар үтәчәк, ә сезнең хезмәт нәтиҗәләре, бүгенге кебек үк, безнең республикага һәм илебезгә файда китерүне дәвам итәчәк.

Бу көнне барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ә бәхет сезгә барлык яхшы башлангычларда юлдаш булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәм белән!”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас