Җәмгыять
5 октябрь 2023, 11:30

Никита Стасишин “Көнчыгыш чыгу” төзелешен карады

Министр урынбасары объектка югары бәя бирде.

Никита Стасишин “Көнчыгыш чыгу” төзелешен карадыНикита Стасишин “Көнчыгыш чыгу” төзелешен карады
Никита Стасишин “Көнчыгыш чыгу” төзелешен карады

Уфада Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин "Көнчыгыш чыгу”  төзелешендә булды.

 Бу – Башкортстанның  иң зур инфраструктура проекты. Объект “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2023 елның октябренә иң зур объектның  техник әзерлеге 80% тан артык тәшкил итә. Никита Стасишин төзелеш темплары белән танышты һәм объектка югары бәя бирде.

- “Көнчыгыш чыгу " төзелеше – көчле  инфраструктура проекты. Яңа юл торак төзелешен үстерү өчен мөмкинлекләр  бирер дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин.

2023 елның октябренә “Көнчыгыш чыгу” төзелешендә 2 меңнән артык кеше һәм 248 берәмлек  махсус техника һәм җиһазлар җәлеп ителгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас