

Русия һәм Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлекнең III форумы кысаларында 2023-2025 елларга Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм Үзбәкстан Республикасының ике төбәге министрлар Советлары арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планнарына кул куелды.
Документларга Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер – министры урынбасары Җамшид Ходжаев катнашлыгында Башкортстан Республикасы Премьер – министрының беренче урынбасары-Башкортстан Республикасы Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, Җизәк өлкәсе Хакиме Эргаш Сәлиев һәм Фирганә өлкәсе Хакиме Хәйрулло Бозоров кул куйдылар.