

Башкортстанда яшәүчеләр заправкаларның ябык булуына зарланган. Ягулык белән проблема Башкортстанга да килеп җитте, ахры. Бу хәл сентябрь башларында ук Русиянең үзәк төбәкләреннән башланган иде – шул вакытта ук анда бензин бәясе 10-15 сумга күтәрелде. Башкортстанда бәяләр үсеше азрак иде әле.
"Ни өчен Башнефть һәм Лукойл заправкалары ябык? Ягулык салу мөмкин түгел", - дип зарланган Лена исемле ханым. Ул сүзнең Дүртөйле шәһәре заправкалары турында баруын әйткән. Элегрәк шундый ук проблемаларга Нефтекама һәм Калтасы районында да зарланганнар иде.
Республика энергетика министрлыгы вәкилләре Русия Хөкүмәте нефть продуктларын экспортлауны тыю турында карар кабул итте һәм якын арада ягулык-майлау материаллары белән хәл тотрыкланачак, дип җавап биргән.