

Октябрьнең тәүге көнендә без күңелләргә җылылык бирүче гади дә, тирән мәгънәле дә, ямьле һәм шул ук вакытта бераз сагышлы да бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләп үттек...
Бәйрәм алдыннан Яңавыл якларына эш сәфәренә чыгарга туры килде. Һәм бер уңайдан без 2023 елның икенче яртыеллыгында редакциядәүткәрелгән ”Өмет” белән бергә” уенында җиңгән укучыбызны да күреп, бүләгебезне тапшырып чыгарга булдык. Килгән конвертта адрес һәм фамилия генә бар, ә бәйләнеш өчен телефон номеры күрсәтелмәгән иде. Шуңа да без, көтелмәгән кунаклар буларак, Габдулхаковларның матур итеп буялган йортлары каршында туктап, капка шакыдык...
Менә йорт ишегеннән кояштай елмаеп, ап-ак яулыклы апа килеп чыкты да, йөгереп килеп капканы ачып җибәрде: әллә кайчаннан көткән кунаклары килгән диярсең! Безнең “Өмет”тән килгәнне белгәч, аның йөзе тагын да нурланып китте: “кадерле Мәүлед бәйрәмендә, Җиргә сөекле пәйгамбәребез туган көндә, безне сөендереп килгәнсез бит әле менә!”.
Җыйнак һәм пешкән икмәк исе аңкып торган нурлы йортка аяк басабыз һәм редакциянең бүләген – баскычны апага тапшырабыз һәм сак кына: “апа, ялгыз гына яшисезме әллә?” дип сорыйбыз. Көләч апабыз безгә хәләле Инзим абыйның әле урманга умарталыкка киткәне, аның бик тә булдыклы, һич эшсез тормас гаилә башлыгы икәне турында әйтте.
Хуҗабикә белән сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчкән арада аларның тормышы-көнкүреше турында белешәбез. Һәм бүләгебезнең бәхетле-иманлы, тырыш хезмәт белән гомер иткән гаиләгә эләгүенә сөенәбез.
Нурия апа үзе Борай районы Яңа Каргалы авылы кызы икән. “Безнең авыл бик матур урында, Танып елгасы буенда урнашкан иде. Ии, ул бәхетле балачаклар!,- дип хатирәләргә бирелә апабыз.- Җиләкләре чумырып җыярлек булып пешә, баланы-шомырты күзләрне иркәли иде. Хәзер инде авыл бетеп бара, анда балыкчылар һәм умарта тотучылар гына калды булса кирәк...”
Моннан ун ел элек намазга баскан Нурия ханым. “Һәр намазымны вакытында укыйм, бер Аллаһымнан илләргә-көннәргә тынычлык, балаларга, бар кешеләргә иман-тәүфыйк, бәхет теләп догалар кылам,- ди ул.
Нурия апа хаклы ялга чыкканга кадәр 35 ел буена бер урында эшләгән – нефтьчеләрне тәмле ризыклар пешереп сыйлаган. Инзим абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары инде гаиләле. Бәхетле нәнәй һәм картәти өч оныкларын сөеп туя алмый.
-Яшь чакларда читкә китү теләге булмадымы, Нурия апа?- дигән сорау бирәм мин аңа.
-Читтә шактый йөрелде инде ул, туганкаем,- ди ул.- Авылда 10 сыйныф белем алгач, техникумга керү теләге белән Свердловскига киттем. Ләкин керә алмадым һәм “ПНЕВМОСТРОЙМАШИНА”заводына ОТК контролеры булып эшкә кердем. Анда эшләгән чорда күп җаваплы һөнәрләр үзләштердем. Үземне бик яраттылар, чөнки теләсә нинди эшкә курыкмый тотынуым, җегәрлегемне күрә иделәр. Элек эшләгән кешенең кадере зур булды: һәрчак алдынгы булдым, бихисап бүләкләр алып эшләдем. Сәхнәдә чыгыш ясарга да, башка җәмәгать эшләрендә дә кайнап яшәргә өлгердем.
-Инзим абый белән кайда таныштыгыз?
-Булачак иремнең сеңлесе белән Свердловскида эшләгәндә таныштык, аннан мин аны үзебезгә кунакка алып кайттым (бүген Резеда Чат авылында матур гомер кичерә). “Кунак ашы – кара каршы” диләр бит инде, ул да мине үзләренә чакырды. Бераздан ахирәтемнең Уфага эшкә барырга планнар коруы турында сөйләгән абыйсы Инзим... минем арттан Свердовскига килеп җитмәсенме?! Әнә шулай дуслашып киттек, аннан икебез дә туган якларга кайтып, гаилә кордык. Мин – пешекче, Инзим водитель булып эшләп хаклы ялга чыктык. Бүген исә корган дөньябызның, үстергән балаларыбызның шатлыгын-игелеген күреп, һәр туган көнгә сөенеп, Җиргә иминлек теләп, парлы булып яшәү бәхетен баргән Аллаһка рәхмәтләр укып яшибез.
-“Өмет”не исән чагында әнием дә яратып укыды,- дип сүзен дәвам итә Нурия апа.- Инзим белән гаилә коруыбызга 42 ел, шуның 32 елын без дә гәзиттән аерылганыбыз юк.Балалар “Чаткылар”ны укып үсте. Бүген сезнең “Сихәт” не укып дәваланабыз, “Бакчачы почмагы”н укып зур уңыш алабыз, дин битендәге догаларны өйрәнәбез, мин аларның барсын да менә бу калын дәфтәрләргә күчереп тә язам әле. Барлык редакция коллективына бүләгегез һәм шундый күңелгә ятышлы гәзит чыгарган өчен бик тә рәхмәтлебез.
“Өлкәннәр көне белән сезне, Нурия апа, Инзим абый! Сәламәтлек, тигез һәм хәерле озын гомер телибез сезгә!
Автор фотосурәте.
Гөлара Арсланова.
Уфа-Яңавыл-Уфа.