

Мәскәүнең – Арбаты, Казанның Бауманы булганга ак көнләшү белән карый идек, озакламый Уфабызда да шундый урам булачак.
Тарихи үзәктә урнашкан Октябрь революциясе урамында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, Мәскәүнең Арбатның тиңдәшен булдырырга планлаштыралар. Биредә җәяүлеләр өчен киң тротуарлар зонасы булдырылачак.
Шул ук вакытта машиналар хәрәкәте дә калдырыла. Төбәк җитәкчесе бу урында юл булуның бик тә мөһимлеген ассызыклады. Әлеге көндә төзүчеләр белән бергә археологлар, галимнәр дә эшли.
Бу урамда мәдәни мирас исемлегенә кертелгән йортлар күп, алар да тәртипкә китереләчәк.
“Төзекләндерү эшләре белән без Агыйдел ярына ук барып чыгачакбыз. Шулай итеп, Уфа халкына һәм кунакларына кызыклы прогулкалар ясау өчен урын булдырачакбыз”,- ди бу уңайдан Радий Хәбиров. Ул бу эшләрнең шактый вакытка сузылачагы турында да искәртте.
Фото: ufa.aif.ru