Җәмгыять
3 октябрь 2023, 12:10

Бүген эчкечелеккә каршы көрәш көне

Шушы көнгә багышлап конгресс-холлда "Аек авыл: гражданнар башлангычлары һәм социаль практикалар" дип аталган төбәкара семинар-киңәшмә узды.

Бүген эчкечелеккә каршы көрәш көнеБүген эчкечелеккә каршы көрәш көне
Бүген эчкечелеккә каршы көрәш көне

Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә көрәш көненең гасырдан артык тарихы бар. Бу көнне 1887 елда җәмәгать эшлеклесе, аек яшәү рәвеше өчен көрәшүче Джон Финч вафат булган.
Ул 15 яшендә Нью-Йорк штатының Линклен шәһәрендә эчкечелеккә каршы көрәш өчен беренче иҗтимагый оешма оештырган. Җиде елдан соң эчкечелеккә каршы иҗтимагый хәрәкәтне җитәкли башлый һәм бөтен гомерен аек яшәү рәвешен пропагандалаучы лекцияләр укуга багышлый.

Шушы көнгә багышлап конгресс-холлда "Аек авыл: гражданнар башлангычлары һәм социаль практикалар" дип аталган төбәкара семинар-киңәшмә узды.

- Бүген семинарда “Аек авыл” конкурсының оештыру комитеты әгъзалары, ведомстволар, муниципалитетлар, Свердловск, Самар өлкәләре, Саха (Якутия) Республикасы, Бурятия, Мәскәү шәһәре вәкилләре катнаша. Безнең “Аек авыл”конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча тәҗрибәбез Русиянең башка төбәкләреннән килгән коллегалар өчен кызыклы күренеш. Бу юнәлештә без ясаган зур юл шул ук максатка таба баручы башкалар өчен ниндидер дәрәҗәдә юлл күрсәткече,-диде Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе,  Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова чарага җыелучылар каршында чыгыш ясап.

Фото: Юлай Кәримов

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас