Җәмгыять
2 октябрь 2023, 08:18

Табибларны кыйнаганнар

Чит илдән килүче гражданнар ашыгыч медицина станциясенә һөҗүм иткән.

Табибларны кыйнаганнарТабибларны кыйнаганнар
Табибларны кыйнаганнар

1 октябрь кичендә Уфа шәһәренең Аксаков урамындагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе янында чит илдән килүчеләр урындагы халык белән сугыша башлаганнар, берничә табибны да кыйнап ташлаганнар. Шаһитлар моны видеога төшереп торган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, сугыш акча бурычы аркасында чыккан. Кич белән дүрт ир медицина станциясе территориясенә керә һәм талаша башлый. Кайсыдыр моментта һөҗүм итүчеләрнең берсе хатын-кызны кыйный башлый. Аны яклашырга чыккан фельдшерның үзенә эләккән: тубыгы сынган.

Видеоязманы полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

– Хулиганнар медицина ярдәме күрсәтергә чыгып китеп баручы 162 нче бригада машинасының тәрәзәсен ватканнар, – дип хәбәр итәләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

 Кайнар эзләр буенча полиция хеәмткәрләре дүрт кешене кулга алган. Алар барсы да чит ил кешеләре булып чыкканнар, араларында берсе русия территориясендә законсыз яши.

Әлеге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: kp.ru

ufa1.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас