Җәмгыять
2 октябрь 2023, 07:51

Көзге призыв башлана

Быел 130 мең кеше шинель киячәк. Аларның махсус хәрби операциягә кагылышы булачакмы?

Көзге призыв башланаКөзге призыв башлана
Көзге призыв башлана

РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башлану турында Указга кул куйды. Ул 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнарга кагылачак. Документ хезмәт срогы тәмамланган хәрби хезмәткә чакырылучыларны запаска җибәрүне күздә тота. Агымдагы елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр 130 мең кеше чакырылачак.

 Башкортстаннан хезмәт итү урыннарына 4 меңнән артык хәрби юлланачак. Башкортстанның хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич билгеләп үткәнчә, яшь солдатлар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәк. Чакыру буенча хәрби хезмәткәрләр белән Кораллы Көчләрнең барлык төр гаскәрләре, шулай ук башкарма властьның федераль органнары хәрби частьларына комплектланачак. Чакырылучыларны җыю пунктыннан гаскәрләргә җибәрү быел октябрь уртасында башланачак. Һәр хәрби хезмәткә чакырылучы кием комплекты, несессер, азык-төлек һәм әйберләр белән тәэмин ителәчәк.

  • Шуны билгеләп үтәсем килә – хәрби хезмәткә көзге чакырылыш Украинада барган махсус хәрби операция белән берничек тә бәйләнмәгән, - ди Михаил Блажевич. – Элекке еллардагы кебек, көзга чакырылыш РФ законына ярашлы 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрелә.

Чыганак: bashinform.ru

 

dzen.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас