Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2023, 13:56

"Без бит туганнар!-3" конкурсы тәмамланды

"Вконтакте"ның "Өмет" гәзите төркемендә барган конкурс җиңүчесе билгеле булды. 

"Без бит туганнар!-3" конкурсы тәмамланды
"Без бит туганнар!-3" конкурсы тәмамланды

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Өмет" гәзите төркемендә без төрле конкурслар үткәреп торабыз. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнә. Конкурста беренчелекне яулап, "Өмет" исеменнән истәлекле бүләккә ия булу өчен үзеңә дә тырышырга кирәк, әлбәттә. Конкурс турында дусларга, танышларга хәбәр итәсең, ә алар синең өчен тавыш бирә.

Менә, ниһаять, "Без бит туганнар!" конкурсының өченче этабы да тәмамланды. Бу юлы илешлеләр җиңү яулады. Бишкурай авылында туып-үскән Энҗе һәм Раил Мазаевлар иң күп тавыш җыйдылар.

Фотоны җибәрүче Энҗе белән элемтәгә чыктык.

"Без гаиләдә ике бала үстек. Энем Раил миннән 7 яшькә кечерәк. Минем туем көнне энем белән икәү төшкән фотоны җибәргән идем бу конкурска. Раил әлеге вакытта Семилетка авылында 10 сыйныфта укый, мин Яркәйдә урнашкан бер стамотология үзәгендә теш табибы булып эшләп йөрим", - дип сөйләде ул үзләре турында.

"Өмет" белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: