

Уфада эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ике балага ярдәмгә килгән: беренче очракта биш яшьлек кыз бала бармагына гайка кигән һәм сала алмаган. Хәтта әти-әнисе дә бармакны әсирлектән коткара алмаган. Гайка бармакта, кем әйтмешли, “кып” итеп утырган. Коткаручыларга аны инструмент ярдәмендә “тешләп” өзәргә туры килгән.
Икенче очракта ике яше дә тулмаган малайның, шкаф-купега кереп уйнаган вакытта, аягы ишекләр арасында кысылып калган. Курыккан ана баланы үзе коткарырга уйлаган, әмма бу эше килеп чыкмаган. Аптырагач, коткаручыларны чакырганнар. Соңгылары шкафның ишеген салдырып алып, сабыйның аягын азат итеп, үзен дә шкафтан чыгарганнар. Ике очракта да балалар, шөкер, бернинди җәрәһәтләр алмаган , табиб ярдәме кирәк булмаган.