

Башкортстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында никахка керүчеләр саны арткан.
Республикада 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында ничә кеше өйләнешкәнен ачыклаганнар. Республика Дәүләт статистикасы мәгълүматлары күрсәткәнчә, төбәктә өлкәннәр арасында никахлар үсеше күзәтелә. Хатын – кызлар арасында күрсәткеч 4,5 процентка, ә ир-атлар арасында 7,9 процентка арткан.
Мәсәлән, 2022 елда ЗАГСта 483 кәләш һәм 779 өлкән яшьтәге кияү үз мөнәсәбәтләрен теркәгән. 60тан узган 66 кияү һәм 43 кәләш беренче тапкыр өйләнешкәннәр.
Яшь чакта ничек тә яшәлә шул, ә картлыкта беркемнең дә ялгыз каласы килми.
Фото: oneloveweddingexperience.com