

Росстат мәгълүматларына караганда, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, республикада даими яшәүче 4 077 600 кеше исәпләнә.
Халыкның күпчелеге, ягъни 2 542 369ы шәһәрләрдә яши. Уфада 1 180 979 кеше исәпләнә.
Республикада халык саны күплеге буенча икенче урында Стәрлетамак шәһәре тора. Анда - 279 174 кеше, аннан соң Салават, Нефтекама һәм Октябрьский килә.
Авылларда 1 535 231 кеше яши. Иң күп халык яшәгән төбәк - Туймазы районы, анда 131 554 кеше исәпләнә, ә иң аз яшәгән җир - Зилаир һәм Ярмәкәй районнары. Анда 14 560 һәм 14 689 кеше гомер кичерә.