

РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәттә киңәшмә үткәрде һәм бензин хакларының артуы белән оперативрак һәм якыннанрак эшләргә кушты. “Энергетик компанияләр максималь керем алырга тырыша, ансы аңлашыла, - диде ул. – Әмма алар кулланучылар алдында да бит җаваплылык тоярга тиеш”.
Ил башлыгы бензинны алтын йомыркалар салучы тавык белән чагыштырды. Ул компанияләрнең икътисады ил өчен дә мөһим. Тик әгәр кулланучылар бензин очсызрак дип күрше төбәккә ягулык сатып алырга йөри икән, монда инде уйланырга урын бар. Керем алам дип таякны сындырганчы бөгәргә ярамый. Санкт-Петербург шәһәрендәге халыкара биржа мәглүматларына караганда, сентябрь аенда АИ-92 бензины 8 сумга арткан.
“Чаралар күрелә, ә хаклар һаман арта! – дип аптырый президент. – Бензин кулланучыга кадәр нинди звенолар аша үтә, ансы аңа кызык түгел. Аңа соңгы нәтиҗә кирәк”.
Эшкуарлар, икенче төрле әйткәндә нефть компанияләре, акча эшләү өчен бензинны чит илләргә саталар. Әгәр ил эчендә дә хакларны арттыралар икән, вице-премьер Александр Новак фикеренчә, аларга ил эчендә сатып алган ягулыкны чит илләргә экспортлауны тулысынча тыярга кирәк.
Чыганак: gazeta.ru
yandex.ru/