Җәмгыять
28 сентябрь 2023, 09:44

"Без бит туганнар! -2" конкурсының җиңүчесе билгеле

Билгеле булуынча, "Вконтакте" төркемебездә без конкурс оештырган идек. 

"Без бит туганнар! -2" конкурсының җиңүчесе билгеле"Без бит туганнар! -2" конкурсының җиңүчесе билгеле
"Без бит туганнар! -2" конкурсының җиңүчесе билгеле

Без бит туганнар!-2” конкурсында Рима Зөбәерова җиңүче булды.

Рима Галләм кызы Бүздәк районының Сабай авылында яши. Ул 33 ел гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган - Сабай урта мәктәбендә математика укытучысы, завуч булып эшләгән. Бүгенге көндә ул хаклы ялда.

Тормыш иптәше Илдар Рәшит улы белән тату гаиләдә 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә һәркайсы үз гаиләләре белән бик матур тормыш көтәләр. Зур кызлары Айгөл – әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган - Таулар урта мәктәбендә химия, биология фәннәреннән керә, мәктәп директоры киңәшчесе дә ул. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбиялиләр. Уртанчы кызлары Әлфия – гаиләсе белән Дим бистәсендә яши. Бер зур оешмада директор урынбасары булып эшли. Аларның 2 кызлары бар, төпчекләре Ирина – җир кадастр палатасында эшли, уллары үсеп килә.

“Кызларыбызга матур һәм дөрес тәрбия биреп үстерегә тырыштык. Шөкер, кечкенәдән  тырыш һәм өлгер булдылар, әле исә безгә терәк һәм таяныч булып, үзара туганлыкның кадерен белеп, дус-тату яшиләр.

“Өмет”нең “Вконтакте” төркемендә оештырылган “Без бит туганнар!” конкурсы башлангач, кызларым белән киңәшләшеп, бергә төшкән фотоны җибәрдем. Тавыш җыюда алар бик актив булды, дуслары, коллегалары да ярдәм иткән. Мин дә тавыш бирүнең сылтамасын туганнарга, авылдашларга, таныш-белешләргә җибәрдем. Сабай халкы бик тә ярдәм итте, иптәшем Түреш авылында эшли - Түреш халкы да кушылды. Чакмагыш, Чишмә, Салават районнарында яшәүче туганнар, дуслар да тавыш җыюда ярдәм итте. Барысына да рәхмәтемне җиткерәм. Шундый бердәм, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булган якыннарым белән горурланам! ”, - ди Рима Галләм кызы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас