

Бүген Эчке эшләр министрлыгының БР буенча башлыгы, полиция генерал-майоры Александр Прядко “УралСиб” банкы офисларының берсенә Лилия Ямалетдиновага рәхмәт сүзләрен җиткерер өчен килгән.
Моннан алда Уфада яшәүче 87 яшьлек хатынга үзен банкта эшләүче дип таныштырган хезмәткәрдән шалтырату булган. Ул, пенсионерның 800 мең сум күләмендәге акчасын “хәвесез” исәпкә күчерергә тәкъдим иткән. Пенсионер карчык мошенник хатынга ышанган һәм аның таләпләрен үтәргә дип банк бүлегенә ашыккан. Әмма кредит учреждениесендә Лилия Ямалетдинова исемле игътибарлы һәм уяу хезмәткәр клиентның сәер тәртибен искә алган. Әңгәмә барышында белгеч әбекәйнең мошенниклар тозагына эләгүен һәм аларга акчаларын күчерергә җыенуын аңлаган.
Мошенниклык кылуга юл куелган. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар уфалы хатыннан гариза кабул иткәннәр. Мошенниклык кылырга омтылу турында җинаять эше кузгатылган. Исегезгә төшерәбез: Эчке эшләр министрлыгы яки башка хокук саклау органнары, банклар яки дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да гражданнарга, бигрәк тә мессенджерларга, акча күчерүне таләп итеп шалтыратмыйлар. Мондый очракта кем генә шалтыратмасын, телефонны куегыз һәм билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез!
Чыганак: Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.