

“ИННОПРОМ. Казахстан” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә ике республика делегациясенең рәсми очрашуы узды, анда спорт һәм елкычылыкны бергәләп үстерү турында фикер алыштылар.
Очрашуда Башкортстаннан Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм республиканың спорт министры Руслан Хәбибов катнашты. Казахстан ягыннан мәдәният һәм спорт министры урынбасары, Милли спорт төрләре ассоциациясе вице-президенты Тастанбек Есентаев һәм аның хезмәттәшләре катнашты.
Казахстан вәкиле билгеләп үткәнчә, бүген Казахстанда, Президент кушуы буенча, милли спорт төрләрен үстерүгә басым ясала: мәктәп программасына билбау көрәше кертелгән, балалар бокс, грек-рим көрәше буенча белем ала. Казахстан командасы бөтендөнья күчмә уеннарында катнаша.
Моннан тыш, Тастанбек Есентаев Казахстанда үзенең брендлы, Костанай атлары токымы барлыгын сөйләде. Бүген илдә ике белем бирү программасы әзерләнә, алар буенча тренерлар һәм спорт елкычылыгы буенча менеджерлар белем алачак. Шуңа бәйле рәвештә, Казахстан вәкилләре быел Башкортстанда оештырылган башкорт атлары токымын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институты белән кызыксынды.
Руслан Хәбибов Башкортстан белән Казахстан арасында милли спорт төрләре буенча хезмәттәшлек һәрвакыт булды, дип өстәде. Мәсәлән, Казахстанда узган билбау көрәше буенча соңгы чемпионатта безнең егетләр алты медаль яулады, шул исәптән дүртесе – алтын. Ә Казахстан командасы күптән түгел генә Башкортстанда узган сурдолимпия уеннарында актив катнашты.
Тастанбек Есентаев: “Нәкъ менә милли спорт төрләре аша үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк. Безнең халыкларның уртак яклары күп”,-диде.
- Спорт халыкларны, шәһәрләрне, илләрне һәм спортчыларны берләштерергә тиеш, - дип йомгаклады очрашуны министр Руслан Хәбибов.