Җәмгыять
26 сентябрь 2023, 12:40

Андрей Назаров: “Башкортстан һәм Казахстан дуслыгының чикләре юк”

25-27 сентябрьдә Астанада мөһим чара үтә.

Андрей Назаров: “Башкортстан һәм Казахстан дуслыгының чикләре юк”Андрей Назаров: “Башкортстан һәм Казахстан дуслыгының чикләре юк”
Андрей Назаров: “Башкортстан һәм Казахстан дуслыгының чикләре юк”

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Иннопром. Казахстан” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Русия һәм Казахстанның тышкы икътисади эшчәнлек һәм инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашты. Ул 25-27 сентябрьдә Астанада уза.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Казахстан төп партнерларның берсе булып тора һәм тышкы сәүдә әйләнешендә икенче урында тора (11,5%). Партнерлыкны ныгытуның нәтиҗәле коралы дип Премьер-министр сәүдә – икътисади хезмәттәшлек үзәкләрен, ә алар кысаларында төп транспорт-логистик инфраструктураны булдыруны атады. Бу килешүләр 2021 елда Башкортстан Хөкүмәте, Казахстанның сәүдә һәм интеграция министрлыгы һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Акимы арасындагы Меморандумда беркетелгән.

Башкортстан Хөкүмәте Рәисе дустанә илләр белән финанс хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым тукталды. Сентябрьдә Башкортстанда, Русиянең  өч төбәге белән беррәттән, партнерлык финанславы  буенча пилот проектын гамәлгә ашыру башланды. Экспорт-импорт операцияләрен гадиләштерү өчен Казахстанда Башкортстанның Сәүдә йортын ачу планлаштырыла.

Чыгышның зур гына өлеше Казахстан белән сәнәгать кооперациясен үстерүгә кагылган. Башкортстан предприятиеләре Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә өмет итәләр.

Андрей Назаров шулай ук фәнни-белем бирү партнерлыгын да өстенлекле дип атады. Башкортстан югары уку йортларында Казахстаннан 831дән артык студент белем ала. Фәнни һәм белем бирү хезмәттәшлеге турында 86 килешү төзелгән.

Андрей Назаров ике төбәкнең партнерлыгы һәм дуслыгы чиксез булуын ассызыклады.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас