Җәмгыять
25 сентябрь 2023, 07:50

Алар "Без бит туганнар!"-1 конкурсы җиңүчеләре!

Билгеле булуынча,  "Өмет" гәзитенең "Вконтакте" төркемендә туган-тумачалар өчен бәйге бара. Әле аның беренче этабы тәмамланды. 

Алар "Без бит туганнар!"-1 конкурсы җиңүчеләре!Алар "Без бит туганнар!"-1 конкурсы җиңүчеләре!
Алар "Без бит туганнар!"-1 конкурсы җиңүчеләре!

Апалы-сеңеллеләр, абыйлы-энелеләр өчен оештырган бу конкурсны бер этапта гына үткәрү мөмкин дә түгел иде. Чөнки укучыларыбыздан 150гә якын фото килде. 

Шулай итеп, бүген беренче этапның җиңүчесе билгеле булды. Ул - Сибай шәһәрендә яшәүче Гөлнара Ибраһимова! 

Гөлнара ханым безгә  үзенчәлекле фото җибәргән иде - бертуганнарның барысы да бер төрле күлмәктә. Һәркайсы матурлар, сөйкемлеләр. Конкурсның шарты буенча иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булырга тиеш иде, шуңа ярашлы, Гөлнара ханым үзенең бердәм туганнары белән бу максатка иреште. 

"Без Хәйбулла районының Сакмар-Назаргол (Бүре) авылы кызлары. Мәдинә һәм Дәүләтша Шәриповларның  гаиләсендә туып-үстек. Туганнарым белән таныштырып үтәм: уңнан сулга - Гөлшат Ильясова, Зөһрә Атанова, Зилия Искужина, Гөлирә Бикбова һәм мин - Гөлнара Ибрагимова.

Безгә тавыш биргән туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, таныш-белешләргә зур рәхмәт! Мондый кызыклы конкурсны оештыручыларга да рәхмәтемне җиткерәм. Дөнья мәшәкатьләре белән кайвакыт якыннар, дуслар белән сөйләшергә вакыт табылмыйча тора, шулай гомер үткәнен дә сизмичә калабыз бит инде. Ә мондый конкурслар алар белән ешрак аралашырга ярдәм итә, туганлык, дуслык җепләрен ныгыта", - ди Гөлнара ханым. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас