Башкортстанда коткаручылар төн уртасына кадәр Краснокама районының Михайловка авылында яшәүче ике хатынны эзләгәннәр.
Алар урманга гөмбәгә киткәннәр дә, кайтмаганнар - адашканнар. Гөмбәчеләрнең югалуы турында якыннары коткаручыларга хәбәр иткән. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, кичә 00.20 сәгатьтә коткаручылар аларны тапкан.1954 һәм 1957 елгы ханымнар Николо-Березовка һәм Михайловка авыллары арасындагы урманда адашканнар.
"Урманга барыр алдыннан телефонның зарядкасын тутырырга, шырпы яки зажигалка, су һәм азык запасы, шулай ук көндәлек эчә торган даруларыгызны да алырга онытмагыз, җылы киемнәр, фонарь белән йөрегез",- дип киңәш итә коткаручылар.