

Җәй көне 8 июльдә – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров бу көнне Бөре шәһәрендә үткән тантаналы чарада матур гаилә корып озак еллар бергә яшәгән парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Кушнаренко районының Иске Кормаш авылында яшәүче Ралия Әсгать кызы һәм Ришат Рифгать улы Идрисовлар да бар иде.
Кушнаренко районына эш сәфәре белән баргач, аларны күреп китәргә булдым. Ришат Рифгать улы Иске Кормаш авылы урта мәктәбендә 33 ел директор булып эшләде.
Әти белән әни 66 ел бергә яшәделәр. Әтинең кушканын үтәдек: абыем Рәүф – галим-мөгаллим һәм журналист. Үзем, Чакмагыш районы Үрнәктә мәктәп директоры булып эшләп алгач, Кушнаренкога килеп, РОНОда бер ел эшләдем. 1986 елда Иске Кормаш авылының урта мәктәбенә директор итеп тәгаенләделәр. Энем Ринат Кушнаренко районында 35 ел мәктәп директоры булып эшләде. Төпчегебез Равил Уфа шәһәрендә Сипайлово бистәсендә 84 нче татар гимназиясен җитәкли. Барыбызның да тормыш иптәшләре – укытучылар. Күп еллар мәктәптә балалар укыту һәм тәрбия эшендәге хезмәтләребезне Хөкүмәтебез дә югары бәяләде: мин – РФ халык мәгарифе, тормыш иптәшем - Ралия Әсгать кызы Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы исеменә ия булды.
Әти дүрт ел элек, 88нче яшендә вафат булды. Әни аңардан соң дүрт ай яшәде. Тормышта да, гаиләдә дә, эштә дә бәхетле булуыбыз өчен әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез. Әтинең васыятенә хыянәт итмәдек. Әти безгә: “Бергә матур үстегез, ахырга кадәр бергә яшәгез, тату булыгыз”, – диде.
Ришат Рифгать улы белән Ралия Әсгать кызы 1986 елда гаилә коралар. Ралия ханымның әнисе Иске Кормаш урта мәктәбендә 46 ел филолог, завуч булып эшли. Шуңа Ралия ханым да киләчәктә нинди һөнәр иясе булу турында озак уйламый: филология факультетына укырга юллана. “Әтием гомере буе бухгалтер булып эшләде, әнием белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, - дип бәян итте Ралия ханым. Әти белән әнинең дә хыялы – безне укыту булды. Барыбызны да югары белемле иттеләр. Абыем авиация институтын тәмамлады, ике игезәк сеңлем – Әльфия – табиб, Рәмзия судья һөнәрен үзләштерде. Бүген ул Мәскәүдә федераль судья булып эшли, юстиция генерал-лейтенанты. Безнең нәселдә укытучылар күп булган. Зурәтием Зөфәр Вәлиев Иске Кормаш авылының беренче укытучысы. Аның өч кызы да укытучы булдылар. Мин үзем бу һөнәрне бик яраттым, беркайчан да укытучы булганыма үкенмәдем. Балаларны бик яраттым, лаеклы ялда булсам да, һаман балалардан аерыла алмыйм, барлык чараларда актив катнашам.
Бөре шәһәрендә педагогия институтын тәмамлагач, Ралия ханым юллама белән туган авылы Иске Кормашка рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Аны шунда ук мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. Әти-әнисе Уфага күчеп, өч ел инде башкалада яшәгәч, Ралия ханым да шәһәргә күченү хыялы белән яна башлый. Әмма аны шул вакытта комсомол комитетына эшкә чакырып алалар. Мәктәпләр, укучы яшьләр һәм пионерлар бүлегенә сәркәтип итеп куялар. Язмыш Ришат Рифгать улы белән аны шунда таныштыра: районның комсомол комитетында икенче сәркәтип булып эшләгән егет белән гөрләтеп туй үткәрәләр дә, хәзер инде 38 ел бергә гомер кичерәләр.
Гаилә – ерактан килгән нәселнең – шәҗәрәнең бер кулчасы. “Ришат – арабыздагы иң туган җанлысы, - ди абыйсы Рәүф Рифгать улы. – Ул көн саен шалтыратып: “Абый, хәлләрең ничек?” – дип сорый. Икенче бала булгач, мине – олы абыйсын да тыңларга, кече ике энекәшкә абый булырга да туры килә бит. Бар да балачактан башлана... Гадәттә, нәселдә туган җанлылык белән аерылып торган кешеләр була. 98 яшендә безне калдырган зурәтәй Нуррахман Халиков шундыйлардан иде: ул бар кардәшләрен белә һәм һәр елны аларны йөреп тә чыга иде. Безнең Ришат та туганнарны кадерли белә торганнардан. Бер сүз белән әйткәндә, Коръәндә әйтелгән туганлык хисләренең иң югары дәрәҗәсе аның күңелендә, бар булмышында. Әлбәттә, андый мөкатдәс хисләрне саклау өчен теләктәш тормыш иптәше кирәк. Һәм аның хәләле Ралия Әсгать кызы – нәкъ шундыйлардан. 99 яшьлек әнисен дә, үзенең һәм тормыш иптәшенең туганнарын да тигез күрә белгән киң күңелле, мул куллы, олы йөрәкле ул безнең Ралия. Чиләгенә күрә капкачының бәхетле туры килүенә иң матур мисал бу”.
Гаиләдә дүрт малай – кызлар юк, шуңа инәйләренә (төмән татарларында инәй дип эндәшү бар) хатын-кыз эшендә ярдәм итү – табигый хәл. Малайлар ерактагы Мәсәй коесыннан көянтә белән чәй суы ташый торган була. Бозлавык вакытта миһырбанлы күрше апалар: “Бу бала коега төшә бит!”– дип, коедан су алып бирәләр икән. Алты литрлы чиләкнең әле берсе, әле икенчесе җиргә тия дә, кадерле су түгелә. Бик чиста итеп идән юуу, токмачны оста итеп кисү Ришат өлешенә төшә.
Тугыз класс белемле инәләренең педагогикасы бик гади һәм японнарныкына охшаган булган: балаларының уңай ягын күрү, шуңа басым ясап, мактабрак, эшләрне оештыру. Әйбәт эшләр эшләгәнне күргәч, инәйнең шатлануы – бик көчле мотив. Шуңа бала үзе дә сизмәстән, ата-анасын шатландыру теләге белән яши башлый. Педагогика бик гади булып чыга. Ата-анаң шат икән, димәк, бар эшләрең дә әйбәт бара, дигән сүз...
Бала – гаиләнең көзгесе, диләр татар халкында. Бүген бу сүзләр аеруча мөһим. Замана балалары артык иртә үзаллы тормышка ашкына, әти-әни тәрбиясеннән качарга тырыша. Ә бит бәхетле булуның сере бик гади – әти-әниеңне ярату һәм аларның васыятенә хыянәт итмәү...