Җәмгыять
21 сентябрь 2023, 05:40

Гаиләдә 15нче бала туган!

Ходай иминлек бирсен бу гаиләгә!

Гаиләдә 15нче  бала туган!Гаиләдә 15нче  бала туган!
Гаиләдә 15нче бала туган!

Мәләвез шәһәрендә Андрей һәм Людмила Старцевларның күркәм гаиләсендә 15нче бала туган – сабыйга Артем дип исем кушканнар, дип хәбәр иттеләр БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында.

15 сентябрьдә ЗАГС  бүлеге башлыгы вазифасын башкаручы Светлана Сәгъдиева тантаналы шартларда бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырды.

Бу матур гаиләдә барлыгы 9 малай һәм 6 кыз тәрбияләнә. Иң олысына 25 яшь. Гаилә башлыгы Мәләвез шәһәренең бер предприятиесендә эшли. Гаилә пары, шәхси хуҗалыклары булганга, балаларына ярдәмчеллек һәм тырышлык үрнәгендә тәрбиялиләр.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас