

Республикабызда сәламәтлеге чикләнгән гражданнарның, инвалидларның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү, яшәргә уңайлы шартлар тудыру турында күпме генә сөйләсәк тә, кайвакыт кайсыбер чиновникларның эш-гамәленә шаклар катарга туры килә.
Менә тагын шундый бер очрак – инвалид коляскасында йөргән балалы гаиләгә лифты (!) һәм пандусы (!) булмаган 5 катлы йортта фатир тәкъдим иткәннәр.
Сибайда яшәүче хатын социаль челтәрләрдә шушы проблемага игътибар итүне сораган. Ханым әйтүенчә, ул сәламәтлеге аркасында инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр булган 5 яшьлек бала тәрбияли. Гаиләгә тиешле шартлары булган торак урынына бишенче катта лифтсыз һәм пандуссыз фатир тәкъдим иткәннәр.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү оештырылган. "Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин комитетның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга әлеге хәл буенча тикшерү оештырып, аның нәтиҗәләре турында отчет бирергә кушты”, — дип хәбәр итәләр федераль ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фтот: yandex.ru