

Элек-электән безне: “Җир – иң зур байлыгыбыз, җире булган халык ач булмас”, дип үстерделәр. Хак сүзләр. Кызганычка каршы, республикабызда җирнең кадерен белмәгән районнар да очрый. Мәсәлән, Шаран районында 549 гектар авыл хуҗалыгы җирләренең чүп үләненә күмелеп утыруы ачыкланган.
Сентябрьдә Шаран районы хакимиятенең мөрәҗәгате буенча Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Түбән Ташлы, Түбән Заит, Чалмалы, Зирекле авыл биләмәсе территорияләрендәге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне планнан тыш тикшергщн.
Дәүләт җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан 549 гектар авыл хуҗалыгы җирләре тикшерелгән. Шушы мәйданны берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәре, куаклар, өч яшьтән өлкәнрәк агачлар басуы теркәлгән. Туфрак эшкәртелмәгән, печән чабылмаган, көтү көтелмәгән. Участокларның арендаторлары – физик шәхесләр.
“Тикшерү нәтиҗәләре буенча Русия җир законнарын бозучыларга мәҗбүри таләпләрне бозуга һәм чүп үләннәре, агачлар һәм куаклар басуга юл куймау турында кисәтү ясалган. Участокны тәртипкә китерү өчен бер ай срок бирелгән", — дип хәбәр итәләр Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтендә.
Фото: yandex.ru