Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин карарына ярашлы рәвештә, РФ Оборона министрлыгы ярдәме белән Башкортстанда Алкино-2 бистәсендәге элеккеге хәрби часть территориясендә РФ Герое Серафимов М. исемендәге “Патриот” республика хәрби-патриотик паркы һәм "Авангард" яшьләр хәрби-патриотик тәрбия уку-методик үзәге булдырылган.
Паркны булдыру шартлы рәвештә өч этапка бүленә. Беренче этапта, оешма оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр көн, түбәндәгеләр эшләнгән.
1.Хәрби музей-күргәзмә территориясе төзекләндерелгән.
2.РФ Оборона министры боерыгы нигезендә паркка 32 берәмлек демилитаризацияләнгән хәрби техника кайтарылган, аларның берсе эшли. Гомумән алганда 600 тонналык техника кайтарылган. Монда ачык һавада төрле еллардагы хәрби техника үрнәкләре куелган. Гомуми хәрби техника өчен бүлеп бирелгән мәйдан 2 гектар тәшкил итә. Экспозицияне тулыландыру мәсьәләсе карала. 3. Плац, юллар, парковка һәм КПП бинасы ремонтланган.
Паркның генераль директоры Александр Старшинин докладыннан.