Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2023, 21:20

8 меңнән артык укучы башлангыч хәрби әзерлек үткән

8 меңнән артык укучы уку җыеннары һәм профильле сменалар кысаларында Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркы базасында башлангыч хәрби әзерлек үтте. Бу хакта учреждениенең генераль директоры Александр Старшинин Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә сөйләде.

Югары сыйныф укучыларын «Патриот» паркы мәйданчыгында 2022 елның 1 июненнән әзерли башладылар. Моның өчен элеккеге хәрби часть территориясендә казарма ремонтлана, анда 200 кеше яшәү мөмкинлеге булган «Авангард» уку-методик үзәге урнаштырыла, тезелү плацлары һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырыла, парашют-десант манарасы урнаштырыла һәм хәрби техника музее оештырыла. Моннан тыш, “Патриот” паркында “Геройлар ярышы” хәрби-спорт уенының Русиядә иң  зур мәйданчыгы булдырылган, аның озынлыгы –17 км. 2022 елның июненнән әлеге ярыш трассасын 19,5 мең кеше узган.

Паркның беренче чираты объектлары арасында шулай ук 30 кешегә исәпләнгән хезмәткәрләр өчен  тулай торак, 98 урынга исәпләнгән ике тиз төзелә торган модуль, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен сәхнәле амфитеатр һәм “Партизан авылы” дип исемләнгән музей-күргәзмә комплексы бар. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: