

“Һава торышы республика халкын әле җылы, кояшлы көннәре белән сөендерә. Шуңа күрә урманда йөреп килергә теләүчеләр бик күп. Ләкин күпләре хәвефсезлек турында онытып җибәрәләр”, -дип аңлаталар Башкортстанның гадәттән тыш хәллләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Кичә генә Система-12нең шалтыратулар кабул итү үзәгенә шундый мөрәҗәгатьләр булган: Архангельдә 9 яшьлек малай әти-әнисе белән урманда гөмбә җыярга баргач, югалган. Яңавыл районының Банибаш авылында гаилә урманда 15 һәм 8 яшьлек балаларын югалтканнар. Учалыда ике оныклары белән гөмбә җыярга килгән әби белән бабай да югалганнар. Шул ук Учалыда бер ир машинасы белән урманда адашкан... Иң сөенечлесе – бу югалган кешеләрнең барысы да табылган.
Чыганак: Башинформ.