

"SuperJob" сораштыру үткәрү сервисы Уфада яшәүчеләргә бәхет өчен аена 205 мең сум кирәк, дип ачыклаган.
Бу ресурс бөтен ил буенча респондентлардан үзләрен бәхетле хис итәр өчен күпме акча кирәклеге турында сораштырган. Мәскәүлеләр иң зур сумманы әйткән(265 мең сум), Санкт-Петербург һәм Владивосток халкы да шул тирә акча алып яшәргә тели (230 мең), Хабаровскида (220 мең) һәм Дондагы Ростовта (218 мең).
Акчага бик исләре китми торган иң тыйнак кешеләр Ярославльдә, Барнаулда, Кировта, Волгоградта һәм Әстерханда яши. Аларга ай саен 177 -180 мең сум гына килеп торса да, бәхетлерәк хис итеп яшәр идек, дигәннәр.
Ә менә уфалылар, бәхетле булу өчен, ай саен 205 мең сум кирәк дигәннәр. Былтыр октябрьдә үткәрелгән сораштыруларда бу сумма 185 мең булган, ә 2021 елның маенда - 160 мең, 2019 елда - 170 мең, 2018 елда 169 мең сум тәшкил иткән.
Бәхет акчада түгел, билгеле, ә шулай да сезгә, дуслар, ай саен ничә мең акча алып яшәү җитәр иде?