Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 10:37

Үзебезнең уен!

ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты “ Наследие башкирских кочевников” дип аталган өстәл уенын тәкъдим итте.

Үзебезнең уен!Үзебезнең уен!
Үзебезнең уен!

14-17 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Уфада беренче Бөтенрусия «Әйдә уйнарга»уеннар фестивале уза. Аның кысаларында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты “ Наследие башкирских кочевников” дип аталган өстәл уенын тәкъдим итте.

Уен яланы буйлап йөргәндә уенчылар безнең республиканың әһәмиятле һәйкәлләре, “Урал батыр” эпосы белән таныша һәм тирмә төзи ала. Балалар уен аша Уфа, Стәрлетамак, “Торатау” һәм “Янган-тау” геопарклары, Шүлгән-Таш мәгәрәсе турында күбрәк белә алачак.

Әлеге вакытта уен тест рәвешендә чыгарылган. Аны уйнап карап, үз фикереңне калдырырга, тәкъдимеңне кертергә була.  Аннан соң уенга лиөензия алыначак. Уен чыгарылу турында хәбәр ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының рәсми сайтында быел урнаштырылачак.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас