Җәмгыять
15 сентябрь 2023, 08:11

ЗАГСка йөк машинасында барганнар

Кияү кеше шофер булып эшли һәм Volvo машинасын  бәйрәм тасмалары белән бизәгән.

ЗАГСка йөк машинасында барганнарЗАГСка йөк машинасында барганнар
ЗАГСка йөк машинасында барганнар

Татарстанда кияү үзенең кәләшен ЗАГСка йөк машинасында алып килгән.

Яр Чаллы Тантаналар сараена гашыйклар Иван һәм Инна Петровлар зур йөк машинасында килгән. Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Volvo машинасын алар бәйрәм тасмалары белән бизәгән һәм аның фонында фотосессия оештырганнар. Моның белән тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп иткәннәр.

 Шәһәр халкы туй машинасы һәм аның пассажирлары белән сокланган, аларны шатланып каршы алган һәм истәлеккә фотога төшергән. Узып баручы шоферлар  сигнал биргән.

 Кияү кеше Иван Петров шофер булып эшли һәм туй транспорт чарасы буларак үзенең тимер атын сайлавы очраклы түгел, дип китерә әлеге хәбәрне "Челнинские известия".

Чыганак: tuylar.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас