Җәмгыять
14 Сентября 2023, 08:25

“Үзебез үстергән кукуруз үзебезгә тулысынча җитә”

Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгында: “Хәтта аны запас белән әзерлибез әле”, диләр.

“Үзебез үстергән  кукуруз үзебезгә тулысынча җитә”“Үзебез үстергән  кукуруз үзебезгә тулысынча җитә”
“Үзебез үстергән кукуруз үзебезгә тулысынча җитә”

Республика басуларында көзге эшләр тулы куәтенә дәвам итә – игеннәрне җыеп алуга районнар кукуруз уңышын җыюга кереште.

Бүген терлекчелек тармагын  кукуруздан башка күз алдына да китереп булмый.  Ул сыйфатлы, файдалы матдәләргә бай, малкайларга көч һәм энергия бирә торган булырга тиеш. Шуңа күрә дә әлеге культураны үстерүгә ныклы игътибар бирелә.

Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгында да бу җәһәттән эшләр гөрләп бара. Шушы көннәрдә без, “Өмет”челәр,  хуҗалык басуларын карап, механизаторларның хәлләрен белешеп, эшләре белән  кызыксынып  кайту нияте белән  “Герой”да булдык.  Хуҗалыкны  төпле белемле, инициативалы белгеч, оста оештыручы, Русия һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәргать Фәрит улы Ваһапов җитәкли. Дистәләрчә еллар дәвамында  республикада сыер малларыннан иң югары көндәлек савым күрсәткечләре белән дан тотучы “Герой”  бүген дә республикада үз аягында тотрыклы басып торучы хуҗалыклардан санала.

Хуҗалык басулары буйлап без баш агроном Финат Гыйлманов белән бергәләп йөрдек. Финат Филүс улы – Тайняш егете. Туган авылы мәктәбендә белем алганнан соң, училищеда автомеханик һөнәрен үзләштергән, аннары  аграр университетында  агрономлыкка укыган. Башта агроном ярдәмчесе булып эшләгән, һөнәре буенча ярыйсы ук тәҗрибә туплагач, яшь белгечне баш агроном итеп тәгаенләгәннәр.

Кукуруз  ярыйсы  зур мәйданны биләп тора. Баш агроном әйтүенчә, ул 1477 гектар тирәсе мәйданда чәчелгән.  Без хуҗалыкка килгән көнне шул мәйданның 500 гектарында уңыш җыелды, диделәр. Моңа кадәр кукурузның  “Венгерский” сортын чәчкәннәр, хәзер “Австрийский”га күчкәннәр. Чөнки бу сорт үзен эссегә чыдам, әйбәт үзләштерелә торган, сыйфатлы итеп таныткан.

     Финат Филүс улы белән хуҗалык хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә кукуруз салына торган базларга юлландык. Тигез рәтләр булып, гөр килеп эшләгән тракторларга карап, эшләрнең көйле, тулы куәтенә баруы шунда ук аңлашыла. КамАЗлар кукурузны басудан ташый тора, тракторлар үзләре генә белгән бер тәртиптә, кем әйтмешли, таптый, өя тора.

  • Техникабыз җитә, алар чагыштырмача яңа, - ди Финат Филүс улы. - Эшләргә уңган егетләребез бар, әмма алар күбрәк булса, тагын да яхшырак булыр иде. Менә бу участокта Тәлгать Яхин, Рифат Хәмидуллин, Линар Хәбибуллин, Радим Әсләмов тракторларында кукуруз өяләр.  Техника ватылып ятмый, бу яктан борчылырга урын юк. Ягулык-майлау материаллары белән дә өзеклек юк. Эш күп – кукурузны ел саен чәчү генә түгел, аның мәйданын арттырабыз да әле.
  • Быелгы уңышны ничек бәялисез?
  • Елына күрә, әйбәт. Гектарыннан уртача 300 центнер чыкты. Бу әйбәт күрсәткеч санала. Кукуруз – мал өчен төп азыкларның берсе. Үзебез үстергән үзебезгә тулысынча җитә, хәтта запас белән әзерлибез әле.

     Кукуруз өюче техниканың гөрелтесе берникадәр тынуга, водительләр янына ашыгабыз. Танышып, хәл-әхвәлләр белешкәч, сүзне эшләренә борабыз. Тәлгать Яхин JCB тракторында эшли икән. Ул Тайняш авылыннан, Чакмагышта яши. “Техника сынатмый, эшләр көйле бара, - диде ул безгә. - Иртәнге сигезенче яртыда эш башлыйбыз, кичке уннарга кадәр эштәбез. Ашавыбыз – ашханәдә. Зарланырлык түгел. Быел яңгырның бик булмавын исәпкә алсак, елына күрә уңыш әйбәт дип уйлыйм”.

    Нәгыйм абый Җиһаншин – КамАЗ водителе. Яше җитмешкә якынлашып килсә дә, хуҗалык эшләренең уртасында кайнап яши.

  • Нәгыйм абый, пенсиядә булсагыз да, һаман техникадан ерак китә алмыйсыз, ә? – дип ярым шаярып сорыйбыз үзеннән.
  • Ташлап булмый шул менә, - дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде ул. – Егетләр белән бергә эшләве күңелле бит. Белгән, күңелгә ошаган эш.

     Нәгыйм абый әйтүенчә, аның гомум хезмәт стажы 50 еллап, шуның 21 елы – шушы хуҗалыкта икән.

      Якындагы кукуруз базларына да күз салдык – алар  полиэтилен пленка белән каплап куелган. Җил очыртмасын дип, пленка өстен рәт-рәт тезеп салынган тәгәрмәчләр белән бастырып куйганнар. “Болай иткәндә кукуруз кышны әйбәт чыга. Закваскалар да кушылса, малкайларга менә дигән ризык була”, - дип аңлатты моны Финат Филүс улы.

     Аннары без хуҗалык эшләре турында сөйләшә-сөйләшә хуҗалыкның кукуруз басуларына юнәлдек.

  • Кукуруздан тыш, бер мең гектар тирәсе мәйданда бодай чәчкән идек, - дип юл уңаеннан аңлатып барды Финат Филүс улы. - Гектарыннан уртача 32-35 центнер уңыш алуга ирештек. Сыйфаты әйбәт. Димәк, бодайның классы да югарырак булачак. Борчак чәчтек. Анысы сенажга бара.  Арпа да әйбәт кенә чыкты. Быел карабодай чәчмәдек, аның каравы соя бар. Аны  җыймадык әле.

     Кукуруз басулары безне туфрак, танау эченә кереп кытыклаган, балачакны хәтерләткән кукуруз кәчәннәре исе, басуны иңләп йөргән техника гөрелтесе белән каршы алды. Күренеп тора – егетләр дәртләнеп, чәмләнеп эшлиләр. Биредә эшнең туктап торганы да юк – комбайннар ура, урганны КамАЗларга бушаталар, тегеләре вакытны сарыф итми базларга юнәлә. Ә җиңеләеп калган комбайннар тагын икенчегә-өченчегә-дүртенчегә иңләргә дип басу киңлегенә юнәлә...

     Комбайнчы Әсләм абый Әһәдуллинга кулыбыз белән ишарәләп: “Биш кенә минутка!” дип туктавын сорыйбыз. Егетләрчә җитез генә комбайныннан сикереп төшкән Әсләм абый “Ягуар” класслы мал азыгы җыючы комбайнда эшли. “Җиде ел эшлим комбайнда, - диде ул безгә. – Бу басуга чыгуыбызга икенче көн. Һава торышы комачау түгел. Техника көйле эшләгәч, дәртләнеп, кичке тугызларга кадәр эшлибез”.

  • Тракторчылар, комбайнчылар, водительләр хуҗалыкта башлыча ел әйләнәсенә эшләсә, Ранис Миңнеханов исемле яшь егетебез вахтада эшләп кайтып, басу эшләрендә  катнашып,  зур ярдәм күрсәтә, - диде безгә баш агроном. – КамАЗда эшләүче тырыш егетләребез Илдар Гәрәев, Руслан Усманов, Рәсим Заһидуллин – сыналган, тырыш кешеләр.  Камалов Алик  тракторда да, комбайнда да бердәй тырыш эшли: урак вакытында - комбайнда, әле - тракторда.  Водительләр Руслан Якупов, Хәдис Миһранов турында шулай ук бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Үзара уртак тел табып, бергә-бергә эшлибез.

     Басу корабларында эшләүче абзыйлардан: “Кукурузны кайчан җыеп бетәргә исәплисез?” дип сорагач, алар: “Бер ун көнгә барыр әле”, - дип җавапладылар.

                                             *******

       Баш агроном белән бергәләшеп басуларны карап йөргәндә Финат Филүс улы үзен борчыган уйлары белән дә бүлеште: “Яшьләр авылда яшәргә, эшләргә,  төпләнергә бик ашкынып бармый. Югыйсә, авыл  җирендә дә хәзер хезмәт хакын әйбәт түлиләр. Шулай булуга карамастан, яшьләр шәһәргә тартыла. Хезмәт хакын үзвакытында аена ике мәртәбә алабыз. Алган акчабыз канәгатьләнерлек. Кызганыч, әмма яшьләр хәзер ялкаулашты”.

     Хак сүзләр. Алдагы елларда хуҗалык басуларында дәртләнеп эшләп йөрүче яшь комбайнчыларны, яшь тракторчыларны да күрербез әле. Шулай өметләнеп якты уйлар белән юлга кузгалдык.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас