Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 11:15

Уфада "Әйдә уйнарга!" Бөтенрусия уеннар фестивале башланды

Уфада "Әйдә уйнарга!" Бөтенрусия уеннар фестивале башландыУфада "Әйдә уйнарга!" Бөтенрусия уеннар фестивале башланды
Уфада "Әйдә уйнарга!" Бөтенрусия уеннар фестивале башланды

14 сентябрьдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева һәм балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе президенты Антонина Цицулина «Әйдә уйнарга!» фестивалендә катнаштылар. Ул 14-17 сентябрьдә Совет мәйданында үтә. Анда илнең төрле төбәгеннән 140тан артык балалар товарлары җитештерүчеләре катнашачак.

Чара башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе һәм кунаклар фестивальнең тематик мәйданчыкларында булдылар. Аерым алганда, Радий Хәбиров «Союзмультфильм»мультипликация студиясе павильонын карады. Фестиваль кысаларында аның вәкилләре мастер-класслар һәм лекцияләр белән анимация мәктәбе, шулай ук ватан анимация фильмнары геройлары белән фотозона оештырды. Катнашучыларны РФ Советы Рәисе Валентина Матвиенко сәламләде. Аның хатын Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова укыды.

- Фестивальнең Уфада уздырылуы Башкортостан Республикасында балалар товарлары индустриясенә ярдәм итү буенча зур эш алып барылуын күрсәтә, – дип билгеләп үткән Валентина Матвиенко. - Русия предприятиеләренең илебез геройларын сурәтләүче уенчыклар чыгаруга игътибарларын җәлеп итү мөһим. Чара тәҗрибәне гомумиләштерүгә һәм балалар товарлары индустриясе кебек мөһим тармакның системалы үсешенә ярдәм итәр дип ышанам", - дигән ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас