

Кибеттә кассир биргән чекта алынган азык-төлек белән бергә мин сатып алмаган кекс та барлыгын күрдем. Акчасын кире кайтардылар, әлбәттә, ләкин мондый хәл беренчегә генә кабатланмый шул. Миннән артык акча алганнары өчен кибеттән компенсация таләп итә аламмы?
Гөлгенә.
Әгәр кибет сезнең беренче таләп буенча акчагызны кире кайтарган икән, димәк, сезгә зыян килмәгән. Әхлакый зыянны каплау һәм гаеплеләргә җәза бирү өчен нигез юк, - дип аңлата Русия юристлары ассоциациясе әгъзасы Антон Бибаров-Государев. – Әгәр сатучы яки кибет җитәкчелеге сатып алучыны махсус алдаса, менә шул вакытта алдау өчен җаваплылык башлана. Ул вакытта бу инде мошенниклык дип атала. Ләкин бу гамәлләр кассир ялгышлыгына яки компьютердагы “сбой”га охшаганлыктан, җинаятьчел ниятне исбат итү бик катлаулы.
Әгәр кибет хатасын танымаса һәм судлашырга туры килсә, менә бу очракта инде сатып алучының әхлакый зыянны юллау хокукы пәйда була.