Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 06:55

Кайтып китәргә теләмиләр

Мигрантларга да  җиңел түгелдер инде...

Кайтып китәргә теләмиләрКайтып китәргә теләмиләр
Кайтып китәргә теләмиләр

Башкортстанда соңгы айларда  суд приставлары 15 мигрантны өйләренә кайтарып  җибәргән.  Депортациянең  сәбәбе – мигрантларның виза  режимын бозуы.

"Туган якларына озатылган  мигрантлар Русия территориясендә булу шартларын санга сукмаганнар.  Чит ил кунаклары, ил территориясендә булу хокукын раслаучы документлары булмаганлыктан, билгеләнгән срок тәмамланганнан соң кайтып китәргә теләмиләр.  Виза режимын еш бочүзучылар – Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан гражданнары”, - дип хәбәр итәләр  ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Башкортстанда 8 ай эчендә приставлар 400дән артык мигрантны өйләренә кайтарып җибәргән.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас