Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 07:00

Декретка иртәрәк китсәм ярыймы?

Укучыбыз сорау бирде. 

Декретка иртәрәк китсәм ярыймы?Декретка иртәрәк китсәм ярыймы?
Декретка иртәрәк китсәм ярыймы?

Табиб йөклелегемнең гадәти үтмәвен әйтте. Шулай булгач, мин  30 атна булганын көтми, декрет ялына иртәрәк китә аламмы?

                                    Нәзирә. Уфа шәһәре.

Хезмәт законнары йөклелек һәм бала табу буенча түләүле отпускны ике очракта гына гадәттәгедән иртәрәк  бирергә рөхсәт итә: әгәр булачак әни күп балалы әни булырга җыенса – 28нче  атнада һәм  әгәр йөклелек радиация белән зарарланган урында уза икән – 27нче атнада декретка иртәрәк китәргә рөхсәт ителә, - дип аңлата бу уңайдан Финанс  университеты профессоры Марина Буянова.  

Марина ханым әйтүенчә, әгәр авырлы  хатынның сәламәтлек торышы  эшләргә мөмкинлек бирмәсә, район поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә һәм больничный кәгазен  рәсмиләштерергә кирәк. Бу очракта айлык акчалата түләү йөклелек һәм бала табу буенча пособиедән азрак булырга мөмкин, чөнки ул башка кагыйдәләр буенча исәпләнә.

Кирәк булганда, больничный  хезмәткәр декретка киткәнчегә кадәр түләнә. Моннан тыш,  оешмадагы эш стажы күпме булуына  карамастан, йөкле хатын теләсә кайсы вакытта үз теләге  буенча түләүле отпуск ала ала.

Фото: yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас