+21 °С
Болытлы


Русия Кувейт, Оман, Бахрейн, Сәгуд Гарәбстаны һәм Малайзия илләренә визаларны бетерүне тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетниковка сылтама белән хәбәр итә. Ангола дәүләте дә Русия гражданнары өчен визасыз режим кертергә планлаштыруы турында хәбәр иткән иде. Русиянең Африка илендәге илчесе Владимир Тараров тиешле закон проекты инде әзерләнгән, дип ачыклык кертте. Луанда G20 гә керүче барлык илләр өчен "визасыз" мөнәсәбәтләр урнаштырылга ниятли, ди ул.