Җәмгыять
10 сентябрь 2023, 13:28

Күпме ашаганбыз?

2023 елда Башкортстанда яшәүчеләр азык-төлеккә 294 миллиард сум акча тотынган.

volgograd-trv.ru Күпме ашаганбыз?volgograd-trv.ru Күпме ашаганбыз?
Күпме ашаганбыз?Фото:volgograd-trv.ru

 

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел беренче яртыеллыкта башкортстанлылар былтыргы елның шушы вакыты белән чагыштырганда азык-төлеккә 2,6 процентка күбрәк акча тотынган. Азык-төлек булмаган товарларга 281,3 миллиард сум акчалары киткән, бу да былтыргы ел белән чагыштырганда 9,1 процентка күбрәк.

Иң популяр товарлар арасында беренче урында йомырка тора. Аннан сөт продукциясе, ипи, кош ите, кыяр һәм помидор ,шулай ук макарон, бәрәңге, чәй, он сатып алганнар.

Сәнәгать товарлары арасында беренче урында кием, аннан аяк киеме, дару, төзелеш материаллары, бензин тора.

Быелгы беренче яртыеллыкта иң күбе кәбестәгә – 2,6 тапкыр хак арткан. Кишергә – 2,4, суганга -  96, кызыл чөгендергә -  66, бәрәңгегә 58 процентка бәя күтәрелгән. Урта Азия дәүләтләрендә аномаль суык кыш аркасында күп җиләк-җимешләр туңган һәм шуңа аларның да бәяләре югарыга үрмәләгән.

Башкортстанда кайбер азыкка хакларның төшүе дә күзәтелгән, әйтик йомырка – 14, карабодай - 27, кыяр -  45, помидорлар 15 процентка очсызланган.

Быел рестораннарның товар әйләнеше былтыргы ел белән чагыштырганда 8,1 процентка арткан һәм 17 миллиард сум тәшкил иткән. Сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 1011 җәмәгать туклану ноктасы эшли.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас