

Русиялеләр Евросоюз илләренә үз машиналары белән керә алмаячак. Шулай ук, чик аша үткәндә алардан шәхси кулланылыштагы ноутбук, смартфон, шампунь, бәдрәф кәгазъләрен дә алып калачаклар.
Еврокомиссиянең яңа аңлатмаларына ярашлы, бу әйберләр тыелган импорт булып санала. «Транспорт чарасы хосусый яки коммерцияле максатларда кулланыламы, юкмы, тиздән ул XXI кушымтада санап кителгән таможня кодларына эләгә яки Русиядән чыгарыла», — диелә анда.
Быел җәй Германиягә үз машиналары белән баручы русиялеләргә таможняда проблемалар белән очрашырга туры килгән: аларның машиналарына арест салганнар.
Чыганак: rbc.ru