Җәмгыять
9 сентябрь 2023, 16:40

Вузара кампус төзелеше мәсьәләләре каралды

ufa.mk.ruufa.mk.ru
Фото:ufa.mk.ru

БР Премьер-министры Андрей Назаров Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусын төзү буенча чираттагы киңәшмә үткәрде. Кампусның төп бурычы – ил икътисадының реаль секторына алдынгы техник карарларны җыю, анализлау, эшләү һәм кертү үзәге булу.

Андрей Назаров искә төшергәнчә, күптән түгел Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов белән эшлекле очрашу вакытында югары уку йортлары арасында студентлар кампусы төзелеше проектын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук ил җитәкчелеге катнашында объектның беренче чиратын ачу мәсьәләләре каралды.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, объектив рәвештә барлыкка килгән шартларны һәм тәкъдим ителгән аргументларны исәпкә алып, Русия Фән һәм югары белем министрлыгы коллегалары белән контроль пунктлар белән бәйле килешүләр төзелгән. Монда Андрей Назаров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына контроль пунктларны үтәү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга һәм юл картасы буенча срокларны бозуга юл куймаска кушты.

 

- Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов белән эшлекле очрашу ахырында республикада кампус базасында инновацион фәнни-технологик үзәк булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, –  дип ассызыклады хөкүмәт рәисе.

Министрлар кабинеты җитәкчесе ведомство җитәкчеләре, ректорлар һәм кызыксынган оешма вәкилләре белән бергә студентларның кампуста яшәве белән бәйле мәсьәләләргә тукталды. Алга таба йөкләмәләрнең үтәлеше турында Хөкүмәтнең дәүләт контроле департаменты директоры урынбасары Ольга Ишмөхәммәтова хәбәр итте. Киңәшмәдә быел ахырына тапшырылачак беренче чират төзелеше белән бәйле моментлар турында җентекләп фикер алыштылар. Бинаның барлык катларында колонналарны ныгыту буенча эшләр тәмамлана. Төзекләндерү эшләре алып барыла, бүлгеләр һәм инженерлык челтәрләре монтажлана. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Читайте нас