Җәмгыять
9 сентябрь 2023, 09:23

Бәрәңге белән була яшәргә

Бәрәңге алдыгызмы әле?

Без бәләкәй чакларда бәрәңге алу чоры сентябрь башы-урталарына туры  килә иде. Дәрестән кайтып, ындырга чыккан чаклар хәтердә. Соңгы елларда исә күпләр бу эшне август урталарына яисә ахырынаук төгәлләп куя. Быел шул  хәл күзәтелде. Моның сәбәбе дә бар. Яз быел бик иртә һәм эссе килде. Туфрак артык кипмәсен дип борчылып, кайсыберәүләр бәрәңгене хәтта 20 апрельдә үк утыртты. Аннары, җәй дә коры килде. Шуңа күрә бәрәңге сабагы иртә корыды. Без үзебез Уфадан 25 чакрым чамасы ераклыкта яшибез. Бәрәңгене 6 майда утырттык. Август ахырларына, сабагы артык корымаса да, бәрәңге тамырыннан аерылган иде. 1 сентябрьдә казып алдык. Былтыргы корылык елы белән чагыштырганда да уңыш булды төсле. Югыйсә, яңгырлар артык яумаса да, төшеп торды дигәндәй. Хәер, җирне күптән ашлаган юк, сәбәбе шундадыр, бәлки. 4 чиләк бәрәңге чәчеп, 15 чиләк казып алдык. Кемнәрдер вагы күп дип зарланса, бездә һәр төптән бәрәңгенең саны аз чыкты. Ишетеп белүебезчә, төрле якта бәрәңге уңышы төрлечә булган. Берәүләрнеке уңган, икенчеләренеке – юк.

“Аз, дип курыккан идек...”

Мәсәлән, Тәтешле районы Шулган авылында каенанам сөенеп бетә алмый. “Сөбханаллаһ, бик әйбәт чыкты быел бәрәңге. Эреләре дә бар, ваклары да”, – ди ул. Ә каенанама борчылырга урын бар иде, июньдә ул якларда бәрәңгене кырау сукты. Ындырлары белән бәрәңге куаклары карая төште. Үзем туып-үскән Благовар районы Иске Күчәрбай авылында да бәрәңге уңышыннан бик канәгатьләр. Бакча мәйданын киметә төшкәч, әниемнәр быел 8 чиләк бәрәңге чәчте. Барлыгы 50 чиләк казып алганнар. Мондый уңышны начар дип буламы соң? Әлбәттә, яңгырлар кытлыгы сәбәпле бүлбеләр артык эре түгел. Тик анысы да сортына карап. Мәсәлән, “синеглазка” дигән сорт бик эре булды. Ә менә “кызыл” сортның (чын исеме ничектер, белмим) һәр төптән чыгышы күбрәк һәм ваграк.

 

Үстереп интегәсе дә юк!

Авылда үскән таныш-белешләрдән шундый сүзләрне дә ишетергә туры килде. Чыннан да, җирен сөр, утырт, аны ничә кабат (ким дигәндә 3 тапкыр кирәк) ута, күм, кортын я җый, җыймасаң, агу белән эшкәрт. Әмма тиешенчә һәм вакытында яңгыры яумаса, уңышы барыбер әллә ни сөендермәячәк. Шуңа күрә интегеп торасы да юк, ярминкәдән чыктым алдым, диделәр. Алар сүзендә дә хаклык бардыр, әмма без әлегә үстерәбез...

 

Бәрәңге сатып, акча эшләп буламы?

Ярминкәдән сатып алу дигәннән. Хәзер бит “ватсап” мессенджеры бар. Анда ничәмә-ничә чат. “Хәерле иртә, көн, кич, төн!” теләүдән башка һәр бишенче кеше нидер сата. Әле менә бәрәңге саталар. Кайдадыр килосын 35 сумнан тәкъдим итәләр. Шунда ук Чишмәрайонында килосын 40 сум дип яздылар, ә Языковода (Благовар районы) 35 сум диделәр. Берәү чиләген 350 сумга сатам, ди (Әлшәй районыннан килгән бәрәңге). Икенче бер чатта “Күгәрчен районыннан яшь бәрәңгегә заказ җыябыз, килосы 55 сум...” диелгән иде, игълан 31 августтан булгач, ул бәрәңге ничек яшь буладыр инде... Ә бит элгәре зур йөк машиналары белән килеп, авыллар буйлап бәрәңге җыеп йөрүчеләр бар иде. Егермешәр, хәтта утызар капчык тутырып сатучылар бар иде. Ул чакта бәрәңге нык уңган булдымы икән, әллә күп утыртканнармы икән, мул иде ул.

Менә шулай, җәмәгать. Утыртканы барыбер утырта, утыртмаганы да бәрәңгесез яшәмидер, шәт. Мисал өчен, безнең күршеләр ел саен үстергән бәрәңгеләренең бер өлешен эштәге коллегаларына сата. Коллегалары таныш кеше аркылы бәрәңгеле булуларына сөенә. Хәзер инде ризык күп һәм төрле. Кибеткә керсәң дә азык-төлектән сыгылып торган киштәләрдән күзләр камаша. Тик борынгыдан “икенче икмәк” дип йөртелгән бәрәңге барыбер күңелгә генә түгел, ашказанга да якын дииммикән. Үзе тәмле, үзе туклыклы. Ярмаланып пешкән кайнар бәрәңгедән кем генә баш тартыр икән?!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас