Җәмгыять
8 сентябрь 2023, 05:14

Ә сез балагызга шундый исем кушар идегезме?

Ульяновск шәһәрендә әтисе белән әнисе яңа туган кызларына ... Русия армиясе хөрмәтенә  исем кушкан.

Ә сез балагызга шундый исем кушар идегезме?Ә сез балагызга шундый исем кушар идегезме?
Ә сез балагызга шундый исем кушар идегезме?

Ульяновск шәһәрендә әтисе белән әнисе яңа туган кызларына ... Русия армиясе хөрмәтенә Арсина дип исем кушкан.

Бу – аларның җиденче баласы. Арсина – “Армия Сила Народа” дигәнне аңлата.

Александр белән Екатерина Верхеевлар башка балаларын Кондратий, Богдан, Егор, Кирилл, Катрина һәм Злата дип атаган.

 Социаль челтәрләрдә аларның җиденче балаларына кушкан исемне барсы да хупламаган. Күпләр заман заманын искә төшергәннәр: анда берничә сүзне кыскартып, балага исем уйлап чыгаралар иде дип язганнар. Әйтик, Владлен, Даздраперма, Рева, Люция, Нинель, Ким, Деннон...

  • Бу исем түгел, позывнойга ошаган, - дип язган комментарияләрдә Елена Муллина исемле хатынкай. – Бала турында уйламаганнар, аңа бит бу исем белән гомер буе яшәргә...

Чыганак: prufy.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас