Җәмгыять
8 сентябрь 2023, 06:41

Игътибар! Моның өчен штраф салачаклар

Яңа законнарны укымыйлар да, аннан белмәдек, диләр. 

Игътибар! Моның өчен штраф салачакларИгътибар! Моның өчен штраф салачаклар
Игътибар! Моның өчен штраф салачаклар

Күпкатлы йортлардагы почта тартмаларына реклама кыстырып киткән өчен штраф сала башлаячаклар. Кәгазь битләрен таратуны тыю турында тиешле закон проектын Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетында әзерләгәннәр.

Документ нигезендә, физик затлар өчен штраф 2 меңнән 5,5 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Депутатлар фикеренчә, йортның тышкы ягы да, шулай ук подъезд эчләре дә анда яшәүчеләрнең милке булып санала, шуңа күрә, анда язу, кәгазь ябыштыру, кеше әйберен бозуга, ямьсезләүгә керә. Хокук бозуларны видеокүзәтү системалары ярдәмендә ачыклау тәкъдим ителә.

Почта тартмасына төшкән реклама кәгазьләре аркасында мөһим хатларны күрмәскә мөмкин, коммуналь түләүләр өчен килгән квитанцияләрне дә табарга комачаулый.

Кайвакыт реклама битләрен заказ хат итеп җибәрәләр, бу өлкәннәрнең тагын да башларын бутый. Менә монысы белән ничек көрәшергә булыр...

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас