

29 августта бөтен ил буенча югары уку йортларына кабул итү кампаниясе тәмамланды. "Цифрлы икътисад” милли проекты ярдәмендә моны онлайн рәвештә, университетка барып тормыйча гына эшләргә мөмкин иде. Рекордлы вакыт онлайн гариза бирү 1 минут 3 секунд тәшкил иткән. Документларны дистанцион рәвештә биш югары уку йортына тапшырырга мөмкин, һәркайсында биш белгечлек сайлап була.
“Госуслуги” кушымтасы миллионлаган русиялеләрнең тормышын җиңеләйтте: штрафлар түләү, түгәрәкләргә һәм секцияләргә язылу һәм никахларын онлайн рәвештә теркәү кебек хезмәтләр тәкъдим ителә. Рөсия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Цифрлы икътисад" милли проекты порталның тиз үсешенә һәм дәүләт хезмәтләрен электрон күренешкә күчерүгә ярдәм итә.
Дәүләт хезмәтләре порталында «Вузга онлайн керү» суперсервисы өстенлекле булып тора. Аның ярдәмендә абитуриентлар илнең теләсә кайсы биш югары уку йортына, һәркайсында иң күбе биш белгечлеккә дистанцион рәвештә документлар тапшыра ала. Гаризалар тапшыру 20 июньдә ачылды. «Вузга онлайн керү» сервисы ярдәмендә бакалавриат яки белгечлекнең көндезге, читтән торып уку формасына, бушлай, түләүле яки казна исәбенә укырга керергә мөмкин. Бары тик “Госуслуги"да расланган аккаунт кына таләп ителә.
Быел югары уку йортлары абитуриентлары арасында иң кирәкле белгечлек «Информатика һәм исәпләү техникасы» булган. Дәүләт хезмәтләре һәм офлайн гаризаларда ул 650 мең тапкыр күрсәтелгән. Моннан тыш, абитуриентлар 175 мең тапкыр «Мәгълүмати куркынычсызлык»ны һәм 70 мең тапкыр «Компьютер һәм мәгълүмати фәннәр»не сайлаганнар.