Җәмгыять
8 сентябрь 2023, 05:33

Балагыз русча аңлыймы?

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая фикеренчә, күп балалар рус телен яхшы белмәгәнлектән, укытучының бөтен сүзләрен дә аңламыйлар.

Балагыз русча аңлыймы?Балагыз русча аңлыймы?
Балагыз русча аңлыймы?

РФ Дәүләт Думасында мәктәпкә балаларны рус телен белү дәрәҗәсенә карап алырга тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая фикеренчә, күп балалар рус телен яхшы белмәгәнлектән, укытучының бөтен сүзләрен дә аңламыйлар. Шуңа да мәктәпкә аларны рус телен аңлаган очракта гына алырга кирәк, ди ул. Бер сыйныфта рус телен яхшы аңлаган һәм ипи-тозлык кына аңлаган балалар бер төрле сыйфаттагы белем ала алмый. Берсенә теманы аңлатканчы, икенчесе көтеп утырырга мәҗбүр, ди ул. Шуңа да мәктәпкә укырга керер өчен балалар рус теленнән имтихан тапшырырга тиешләр, дигән фикердә ул. Элек буш урыннар булу мотлак иде...

Депутат ханым балаларны мәктәпкә әзерләү курслары булдырырга тәкъдим итә. Рус телен аңламаган балаларны ул “инофоннар” дип атый. 2021 елның апрель аендагы мәгълүматларга караганда, Русиягә эшкә килгән 800 мең мигрантның 140 мең баласы гына мәктәпкә укырга йөргән. Алар да рус телен аңламыйлар, 10 меңе мәктәпкә килгәнче рус телендә бөтенләй сөйләшмәгән. Русия төбәкләрен дә кушсаң, бу сан берничә дистә меңне тәшкил итәчәк.

2023 елның җәендә бу проблеманы РФ Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев күтәрде. “Мигрантларның балалары рус телен аңламый. Бу – аларның проблемасы түгел, әлбәттә. Алар гаиләләрендә туган телләрендә сөйләшәләр, Русиягә килгән эшчеләр дә урындагы халык белән аралашп бармый”, - диде ул.

 ЧыгаНАК: snob.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас