Җәмгыять
8 сентябрь 2023, 09:40

Апа табылган!

6 сентябрьдән бирле урманда адашып йөргән бит.

Апа табылган!Апа табылган!
Апа табылган!

Гафури районында 6 сентябрьдә урманга китеп югалган апаны эзләү яхшы хәбәр белән тәмамланган: ул исән! Аның югалуы турында ашыгыч хезмәтләргә  7 сентябрьдә хәбәр иткәннәр.

Әйтүләренчә, апа 6сы көнне Гафури районының Ташбүкән авылындагы өеннән чыгып киткән һәм юк булган. Аны эзләүче төркем табып алган, алар рация буенча “Табылды. Исән” дип хәбәр иткәннәр. Апа үз аңында. Кирәк булса дип, ул табылган урынга ашыгыч ярдәм бригадасы җибәргәннәр.

Чыганак: Башинформ.

Фото: ya.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас